Камал театры балаларга "Мендәр әкияте" әзерләгән
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры быел балалар өчен яңа ел тамашасы буларак казах драматургы Олжас Жанайдаровның "Мендәр әкиятен" сайлаган. Бүген театрда премьераның беренче көне иде. Спектакльне бүген "В твою пользу" хәйрия фондыннан һәм "Дети в радость" хәйрия оешмасыннан килгән балалар белән бергә журналистлар карады. Спектакльнең режиссёры - Рамил Гәрәев, рәссам - Екатерина Горшкова, композитор - Илдар Харисов, җыр текстларының авторы - Резеда Гобәева. Спектакль 30 декабрьгә кадәр һәм 6, 8 гыйнварда күрсәтеләчәк. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Спектакль театрның кече залында күрсәтелә. Спектакльдә вакыйга балалар бакчасында яшәүче мендәрләр дөньясында бара. 6+ тамгасы белән чыгарылган спектакльдә өлкәннәр өчен дә уйланырлык фикерләр бар.
Олжас Жанайдаров - рус телендә иҗат итүче казах драматургы. Бугенге көндә иң актив иҗат итүче драматургларның берсе. Татарстанда аның әсәрен - "Кибет" драмасын беренче тапкыр Әлмәт театры куйды.