Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Татарстан депутаты номерсыз автомобильләрне эвакуацияләргә тәкъдим итте

0

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артур Абдулҗанов номерсыз автомобильләрне махсус стоянкага эвакуацияләргә тәкъдим итте. Парламентарий Мәскәү тәҗрибәсен куллану кирәк дип саный. Бу хакта ул бүген Дәүләт Советының унсигезенче утырышында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, номерсыз машиналардан җәмәгать куркынычсызлыгына куркыныч яный. «Парковкаларда я номерлары капланган яки бөтенләй салдырылган автомобильләр күрә башладык. Әгәр шәһәр үзәгеннән барсак, автомобильләрнең 90 процентында, ягъни унысының тугызында дәүләт теркәү номерлары юк. Проблема җәмәгатьчелеккә террорчылык куркынычы булуда. Бу бит халык күпләп җыелган урыннарда — сәүдә үзәкләрендә, метро, тукталышларда», — диде Артур Абдулҗанов. Депутат әйтүенчә, парковка өчен түләргә әзер булган намуслы автомобилистларга урын да калмый дигән сүз. Бу, үз чиратында, муниципаль казнага акча килүен дә тоткарлый. Шулай ук, ул бу күренешнең шәһәр йөзен дә ямьсезләп торуын әйтте.  «Үрнәк эзләп, ерак барырга кирәкми. Мәскәү тәҗрибәсе бар. Аларда шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе номерсыз машиналарны эвакуацияләү турында карар кабул иткән. Кичә генә Мәскәүдә хезмәттәшләремне урамнар буенча йөреп килүләрен сорадым — дәүләт номерларыннан башка бер автомобиль дә юк. Бездә түләүле парковкалар номерсыз машиналар куя торган урынга әйләнде», — диде депутат. Артур Абдулҗанов бу проблеманы хәл итү өчен эшче төркем булдырырга өндәде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровка мөрәҗәгать итеп, шушы сорауны карауны сорады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Московское море: каким оно было?

Елена Борзова: "Актёр — это не богема, а тот, кто работает всю жизнь над собой"

Биография Андрея Белоусова: что известно об и. о. первого вице-премьера России

Путин снял Шойгу с поста министра обороны РФ