Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагын теркәгәннәр. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1948 һәм 1956 елларда туган ике хатын-кыз инфекция корбаны булган. Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар. «Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 179 кеше үлгән.