Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Миңнеханов «Теләкләр чыршысында» катнашкан 8 яшьлек Радмирга шалтыратты

0
Миңнеханов «Теләкләр чыршысында» катнашкан 8 яшьлек Радмирга шалтыратты

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышында «Теләкләр чыршысындагы» открытканы алып, 8 яшьлек Радмир Шәкүровка шалтыратты. Республика Президенты аңа киләсе каникулда Казан аквапаркына барырга тәкъдим итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте. «Президент аңа шәхсән үз шалтыратырга һәм яңа ел каникулларында Радмирның мөмкинлеге булу белән аны аквапаркта көтүләрен хәбәр итәргә булды», — диде Галимова. Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышына әзерләнгәндә «Теләкләр чыршысында» катнашты. Ул бер көнне тулысынча Ривьера кунакханә-күңел ачу комплексында үткәрергә хыялланган 8 яшьлек Радмир Шәкүров һәм чын узыш трассасында йөреп карарга теләгән 12 яшьлек Данияр Галиев язган открыткаларны сайлады. «Теләкләр чыршысы» акциясен «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты оештыра. Быел ул өченче мәртәбә уздырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Тарасова — об участии Валиевой в шоу: не боюсь, что ей продлят дисквалификацию

Первый международный день медитации состоится в «Царицыне». Relax FM приглашает

Ирина Дубцова призналась, что была в отношениях с Малининым

Более 650 млн руб инвестируют в модернизацию агрофабрики «Натурово» в Луховицах