Иртәгә төнлә Татарстанда 20 градуска кадәр суытачак
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе тәүлектә антициклон йогынтысында температура -10...-15, аязганда -20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көндез һава температурасы -6, -11 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Шимбә көнне, 26 декабрьдә, төнлә һава температурасы -12, -17 градус булачак, аязганда көнчыгыш районнарда -21 градуска кадәр суытачак. Көндез кар явуы, көнбатыш районнарда көчле кар явуы, буран булуы фаразлана. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Көндез һава температурасы -6, -11 градус булачак. Якшәмбе көнне кар явачак, буран һәм 16-21 метр тизлектә көчле җил булачак. Төнлә температура -6, -11, көндез -2, -7 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.