Казан янында төзелеп килә торган йортта янгын чыккан
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан янында янгын сүндерүчеләр төзелеп килә торган йортта чыккан янгынны сүндерә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 16:39 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенең 101 номерына Салмачы бистәсенең Үзәк урамында төзелеп килә торган ике катлы йорт януы турында хәбәр итәләр.
Хәзерге вакытта урында янгын сүндерүчеләр эшли. Зыян күрүчеләр юк.