Актаныш районында халыкка хезмәт күрсәтүнең өченче пункты ачылды
(Актаныш, 24 декабрь, «Татар-информ»). Актаныш районында халыкка хезмәт күрсәтүнең өченче пункты ачылды. Кибет Чишмә авылында урнашкан. Хәзер чишмәлеләр өчен барысы да өй янында. Биредә иң кирәкле товарлар куелган, кибетнең ассортименты бик бай. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Республикада 2017 елдан бирле эшләп килгән программа нигезендә Актанышның Теләкәй һәм Яңа Кормаш авылларында мондый халыкка хезмәт күрсәтү пунктлары узган ел сафка баскан иде.
2021 елда елда заманча кибет Түбән Гәрәй авылы халкын сөендерер дип көтелә.