Татарстан Президенты Россияне халыкара ярышлардан читләштерүгә бәя бирде
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россияне халыкара ярышлардан ике елга читләштерүгә бәя бирде. Бу хакта ул федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән узган матбугат конференциясендә әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Россияне читләштерү халыкара спортка тискәре йогынты ясаячак диде.
«Барысы да спорт өчен эшләнә, ә ниндидер сәяси амбицияләр өчен түгел. Бу бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Без бу карар белән килешмибез. Әмма бу куркыныч түгел. Без үзебездәге барлык чараларны да уздырачакбыз», — диде Татарстан Президенты.
2022 елда Татарстан Махсус Кышкы олимпиаданы кабул итәчәк. «Без үз эшебезне эшләячәкбез, спортны үстерәчәкбез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.