Рөстәм Миңнеханов Кыш Бабай белән балаларны котлау графигы турында сөйләште
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм аккаунтында Кыш Бабай белән төшкән фото урнаштырды һәм кышның төп тылсымчысы белән эшлекле очрашу узды дип шаяртты. «Бүген Кыш Бабай белән очраштым. Татарстанда яшәүче бөтен балаларны котлау графигы турында сөйләштек», — дип язган Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстан Президенты үзе дә кышкы тылсымчы ролендә булды һәм Ч аллыда яшәүче 8 яшьлек Радмир Шәкүровка «Ривьера» аквапаркына баруны оештырды . Кичә Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысыннан» Радмирның аквапаркка бару теләге язылган открытканы алган иде. Бүген Президент мәктәп укучысына шалтыратып, кышкы каникулларда аны күңел ачу үзәгендә көтүләрен хәбәр итте.