Миңнехановка «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Шунда ук ул 2020 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе үткәрде. Китапханә фойесында «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Анда бер гасырлык тарихы булган басманың тышлыклары тәкъдим ителде. «Татарстан» журналына декабрьдә 100 яшь тулды. Шушы вакыт эчендә журналның исеме 9 тапкыр үзгәртелде: «РКП (б) Татар Өлкә Комитеты хәбәрчесе»дән «Татарстан»га кадәр.