Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

«Салават Күпере»ендә 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланды

0
«Салават Күпере»ендә 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланды

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Салават Күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланды. Төзүче оешма тарафыннан төзелешне тәмамлау турында җиткерелгән хәбәр буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белем бирү учреждениесендә ахыргы тикшерүгә кереште. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Комплекслы тикшерү кысаларында, расланган проект документациясе буенча, мәктәп учреждениесенә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү, төзелеш-монтаж эшләрен башкару, инженерлык челтәрләрен монтажлау һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча мониторинг үткәрелде. Бүгенге көндә мәктәптә инженерлык системаларын эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара, җиһазлар куела, бассейндагы суның санитар торышы тикшерелә. Бинаның гомуми мәйданы 24625,2 кв.метр тәшкил итә. Өч катлы мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. Проект нигезендә, уку сыйныфларыннан тыш, яңа мәктәп территориясендә физкультура-спорт зоналары, ике бассейн, чаралар үткәрү өчен бина җиһазландырылган.   Ахыргы тикшерү кисәтүләрсез узган очракта, мәктәпкә проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Ярашлылык бәяләмәсе төзүчегә объектны файдалануга тапшыру мөмкинлеген бирә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Если «Динамо» наберет 4 очка в двух последних турах, это гарантирует ему чемпионский титул

В Подмосковье в ночь на воскресенье ожидаются заморозки до минус 1 градуса

«Лучше ты умрешь!» Семья убитой в Турции москвички проклинает ее мужа

«Мне нравится жить в лесу». Судьба детей-актеров СССР из взрослых фильмов