Нижневартовскида «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» түгәрәге ачылган
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Нижневартовскиның 11 номерлы мәктәбендә татар теле дәресләреннән тыш, укучыларга халкыбызның күңел бизәкләрен дә өйрәтәләр. Татар теле укытучысы Гүзәлия Халикова «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дип исемләнгән дәрестән тыш түгәрәк ачкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күптән түгел III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бергәләшеп әзерләнсәләр, бүген исә алар татар хатын-кызларының баш киеме булган, калфаклар ясау белән мәшгуль, дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова ХМАО-Югра өлкәсеннән.
«Безнең төп максат милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау; татар хатын-кызларының милли баш киеме — калфак турында мәгълүмат бирү; балалар күңелендә милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү» — ди Гүзәлия Халикова.