Габделганиев: Исәпкә алынган керемгә бердәм салымны яшерен схемаларда кулландылар
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайбер намуссыз эшмәкәрләр исәпкә алынган керемгә бердәм салымны (ЕНВД) «соры» схемаларда кулланган. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев сөйләде.
«Исәпкә алынган керемгә бердәм салымның җитди кимчелекләре бар иде. Аны намуссыз шәхси эшмәкәрләр өстәмә кыйммәткә салымны киметү өчен үзләренең яшерен схемаларында кулланды», — диде ул.
Фәрит Габделганиев белдергәнчә, бүгенге көндә 1998 елда кертелгән әлеге системага ихтыяҗ юк.
«1998 елда салым дисциплинасы түбән вакытта, исәпкә алынган керемгә бердәм салымны кертү мәҗбүри чара булды. Хәзер илдә цифрлы контроль системасы уңышлы гамәлгә ашырыла, шуңа күрә Россия Хөкүмәтендә бу салым режимында ихтыяҗ бүтән юк, дип ышаналар», — дип искәртте эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.