Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Тарихчы Лилия Байбулатова: Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган

0
Тарихчы Лилия Байбулатова: Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Риза Фәхретдин үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган, ә Россия мөселманы, яисә төрки дип әйткән. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Байбулатова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Татарлар Ризаэтдин Фәхретдинне татар дип, башкортлар башкорт дип әйтә. Бәхәс күптән бара. Минемчә, ул Ризаэтдин Фәхретдиннең уникаль шәхес булуы һәм аның мирасы башкортларга да, татарларга да каравы аркасында килеп чыккан. Ул үзен башкорт дип тә, татар дип тә атамаган, ә Россия мөселманы, яисә төрки дип әйткән. Ул хезмәтләрендә дә барыбызны төркиләр дип атаган», - диде Лилия Байбулатова.

Лилия Байбулатова сүзләренчә, башкорт галиме Фәнил Байышев Ризаэтдин Фәхретдиннең милләтенә карата бәхәсне ясалма рәвештә оештырылган процесс дип атаган. Галимнәр ул турыда бәхәсләшүне урынсыз дип саный, чөнки тарихи фактлар бар. Р.Фәхретдин үзе төзегән шәҗәрәсендә Юлдаш исемле бабасын күрсәтә. Ул чукындыру башлангач, Зәй өязеннән Самара губернасының Бөгелмə өязенə караган Кичү Чаты авылына күченеп китә. Ризаэтдин Фәхретдин шунда дөньяга килә.

«Башкортлар 1899 елда төзелгән формулярга басым ясый. Ризаэтдин Фәхретдин ул вакытта диния нәзарәтендә казый булып эшли. Аның сословиесе "башкорт типтәре" дип язылган. Монда күбрәк сословие сүзенә игътибар бирергә кирәк, чөнки социаль статус милләтне аңлатмый», — диде Лилия Байбулатова.

Бөек шәхеснең мирасын татарлар да, башкортлар да үз итәсе килә, ләкин барлык төрки милләтләр өчен иҗат иткән Риза Фәхретдиннең үз фикерен дә исәпкә алырга кирәк. «Аның өчен милләт мөһим булмаган. Ул бары тик дингә һәм мәдәнияткә игътибар биргән», — диде галимә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Песков: Герасимов продолжит работу на посту начальника Генштаба ВС России

Тороп берет: как вратарь ЦСКА повлиял на расклад в чемпионской гонке

Аналитики оценили изменение высоты новостроек в городах России за 5 лет

Путин снял Шойгу с поста министра обороны РФ