М7 трассасында алты машина бәрелешкән
Татарстанда М7 трассасында алты машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитларысөйләде. Аларның сүзләренчә, бүген көннең икенче яртысында республиканың Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булган. М7 трассасында берьюлы алты авто — ике йөк машинасы һәм дүрт җиңел машина бәрелешкән. Бер зур йөк машинасы кюветка очкан. Авария нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше зыян күрде. Трассаның бу участогында хәрәкәт туктап калган.