Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Баш ветеринария идарәсе: Африка дуңгыз чумасы белән хәлгә җитди карау кирәк

0
Баш ветеринария идарәсе: Африка дуңгыз чумасы белән хәлгә җитди карау кирәк

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Африка дуңгыз чумасы белән вазгыятькә җитди карарга өнди. Бу хакта ведомствоның матбугат үзәгендә хәбәр ителә. 2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Баграж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. 2020 елның 25 декабрендә диагноз расланган. 2020 елның 20 декабрендә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында Африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланган булган. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе халыктан, моны аңлап, җитди карауларын сорый. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, чума чыганакларын бетерү өчен, беренче чыганак зонасында дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясе хуҗаларыннан аерып алына һәм юк ителә. Әлеге чаралар инфекциянең алга таба таралуын булдырмау максатыннан үткәрелә. Хайваннарны хуҗалыктан алу, аларның тере үлчәменнән һәм продукция авырлыгыннан чыгып, алынган вакыттагы базар бәясеннән компенсацияләнәчәк. Баш ветеринария идарәсе дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать әзерләгән. Предприятиенең ябык эш режимында эшләве, дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләве, автотранспортны тулысынча дезинфекцияләүне тәэмин итү, дезинфекция чаралары запасын булдыру сорала. Ел башыннан Россия Федерациясендә 265 инфекция очрагы теркәлгән, шул исәптән йорт дуңгызлары арасында — 159, кыргый кабаннар арасында — 106.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






Скончался актер и каскадер из «Место встречи изменить нельзя»

Пять нижегородских ДУКов вернули тепло 95% обслуживаемых домов

Во Владимир 16 мая прибудет Казанская икона Божией Матери

Стоматолог Ланцева: хруст в челюсти не опасен в одном случае