Салым салуның патент системасына үзгәрешләр керә
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның патент системасына үзгәрешләр керә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр итте. «23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы „Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасы“ турындагы республика законына төзәтмәләр кертте. Бер ай элек, 23 ноябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин салым салуның патент системасына үзгәрешләр кертү турындагы федераль законны имзалаган иде», — диде ул. Фәрит Габделганиев сүзләренчә, патент системасын кулланган эшмәкәрләр өчен эшчәнлек төрләре арта. Моннан тыш, моңа кадәр законда булган нормаларга да үзгәрешләр керә. «Ваклап сату, җәмәгать туклануы юнәлешләре өчен сату мәйданы 50 кв. метрдан 150 кв. метрга кадәр киңәйтелә. Шулай ук наймга арендага алган бүлмәләрне дә тапшырырга мөмкин булачак һ. б.», — дип сөйләде Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.