Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Актаныш районы башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырды

0
Актаныш районы башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырды

(Актаныш, 26 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ике баланың хыялын чынга ашырды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. «Теләкләр чыршысы» 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган авыру балаларның хыялларын чынга ашыра. Шулай ук бу игелекле акциядә аз керемле гаиләләрдән һәм ятим балалар язган открыткалар да катнаша ала. Акция ил күләмендә өченче генә тапкыр үткәрелә, әмма шушы вакыт эчендә белән меңләгән балачак хыялы тормышка ашырылган. Быел да әлеге могҗизаи чарага Татарстан муниципалитетларның барлык башлыклары да кушылды. Шул рәвешле район җитәкчеләре алтмыштан артык баланың Яңа ел хыялына канат куячак. Акциянең мәҗбүри шарты буенча чыршыдагы теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр чынга ашарга тиеш булса да, Энгель Фәттахов ике баланың теләген нәкъ менә Яңа ел алдыннан үтәде. Ул республиканың «Теләкләр чыршысы»ннан 6 яшьлек Фәрхать Миңлемөхәммәтовның һәм 13 яшьлек Зәринә Нурлыбаянованың теләкләре язылган открыткаларны алган иде. Бүген әлеге балалар, әниләре белән бергә, хакимият бинасына — район башлыгы белән очрашуга килде. «Каенкай» бакчасына йөрүче Фәрхать Энгель Фәттахов кулыннан машинага әверелә торган роботны кабул итеп алса, Актанышның беренче мәктәбенең VII сыйныф укучысы Зәринә зур, йомшак панда уенчыгына ия булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






«Спускаюсь в метро и вижу — лежит на полу пожилая женщина». История про чудо

Педагоги из Якутии провели мастер-классы и игры на выставке «Россия» в Москве

Росавиация расследует инцидент с пролетевшем над федеральной трассой самолетом в Подмосковье

Работодатели назвали лучшее время для поиска сотрудников