«Зәкят» хәйрия фонды Ислам буенча дәресләргә чакыра
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ислам буенча бушлай дәресләргә чакыра. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Ислам нигезләре, татарларда Ислам тарихы, малайлар һәм кызлар өчен Коръән өйрәнү буенча төркемнәр эшләячәк. Моннан тыш, фонд мөслимәләргә фитнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Шулай ук бу бинада тәһарәт алу һәм намаз уку өчен барлык шартлар да бар.