Казанда Кыш бабайлар велопарады үткәрелмәячәк
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Кыш бабайлар велопарады үткәрелмәячәк. Бу хакта чараны оештыручылар сөйләде. ЮХИДИ хезмәткәрләре велосипедчылар юлларда хокук бозулар өчен шартлар тудырачак дип саный. Оештыручылар яңа ел алдыннан нинди дә булса башка чара үткәрергә ниятләүләрен әйтте. Бу юлы мөмкин булган барлык инстанцияләр белән килешенәчәк, диделәр оештыручылар.