Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанда да, 1 гыйнварга каршы төндә җылы булачак. Температура нормадан 7-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» яза. «Температура -2 градуска +2 градуска кадәр булачак», — диелә хәбәрдә. Шулай ук Яңа елда бераз кар явачак һәм 10-11 метр тизлектә җил исәчәк.