Түбән Камада Кыш бабай хастаханәдә ятучы балаларны котлаган
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә матур гадәт бар. Ел саен биредә эшләүчеләр стационарда ятучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Менә быел да Кыш бабай белән Кар кызы палаталарга кереп, балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, ә бүләккә татлы ризыклар, уенчыклар алды.