Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү планын үтәделәр
(Казан 28 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстанда 600 ятим бала торак белән тәэмин ителгән. Аларның соңгысы бүген "Салават Күпере" торак районында фатир ачкычы алды. Бу хакта республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Махсус программа буенча ятим балалар 40 кв.метрдан артык мәйданлы бер бүлмәле фатир ала. 2020 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча торак алучы ятим балалар саны елына 300дән 600 кешегә кадәр арттырылды.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов сүзләренчә, бер елда фатир алучы ятим балалар санын арттыру өч-дүрт ел дәвамында чиратны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер 2021 елга чиратта торучы кешеләр өчен фатирлар сайлыйлар.