Татарстанда яшьләр сәясәтен яктырткан өчен, «Татар-информ» журналистын бүләкләделәр
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында журналистларны һәм медиа өлкәсе вәкилләрен, республикада яшьләр сәясәтен яктырткан өчен, бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Арсений Кәримов та бар иде.
«Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсен яктыртуда нәтиҗәле хезмәттәшлек, югары һөнәри осталык һәм сыйфатлы эш өчен», диелә дипломда.
Шулай ук «Татмедиа»нең аналитика департаменты җитәкчесе Ләйсән Гыйзетдинова һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Эшләр белән идарә бүлеге җитәкчесе Дмитрий Перевезенцевка да бүләк тапшырылды.
Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов журналистларга яшьләр сәясәтен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.