Грозныйда батырларча һәлак булган полицейский хөрмәтенә Коръән музее төзиләр
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Грозный шәһәре үзәгендә Коръән музее төзеләчәк. Анда дини әдәбият китапханәсе дә булачак. Музейга полицейский Магомед Джабраилов исеме биреләчәк. Ул узган дүшәмбе көнне ике террорчы һөҗүм иткәндә һәлак булган. Бу турыда Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның социаль челтәрдәге хәбәренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Без туганыбызның исемен мәңгеләштерәчәкбез. Ул үзен туган халкының курку белмәс һәм тугры улы итеп күрсәтте. Безнең геройлар турында истәлекләр гасырлар буе яшәячәк. Без аларның исемнәрен урам, район, мәдәният йорты, театр, мәктәпләргә бирәчәкбез. Алардан бүгенге һәм киләчәк буын үрнәк алачак. Магомед Джабраилов исемендәге Коръән музее якын арада төзелә башлаячак», — дип язган Рамзан Кадыйров.
Аның сүзләренчә, һәлак булган полицейскийның әтисе Хизир Джабраилов та үз гомерен Чечня җирендәге тынычлык өчен корбан иткән. Ул Старопромысловск ЮХИДИ инспекторы булган, 2001 елда террорчылык акты нәтиҗәсендә һәлак була.
Коръән музеен төзү инициативасы белән республика башлыгына аның кызы, Чечня мәдәният министрының беренче урынбасары Айшат Кадырова мөрәҗәгать иткән. Музей Грозныйның нәкъ үзәгендә, Чечня мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Кунта-хаҗи Кишиев исемендәге Россия ислам университеты бинасы янында урнашачак.
Төзелеш өчен мәйданчык билгеләнгән инде. Бинада дини әдәбият китапханәсе урнашачак, учреждениедә белем бирү чаралары уздыру планлаштырыла, диелә хәбәрдә.