Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

«Казань» журналының гыйнвар саны чакырылган мөхәррир редакциясендә дөнья күрде

0
«Казань» журналының гыйнвар саны чакырылган мөхәррир редакциясендә дөнья күрде

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Казань» журналының 2021 елдагы беренче саны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин редакциясендә чыкты. Ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип язган. «„Казань“ журналы, 2021 елгы беренче сан, ул минем редакциядә дөнья күрде. Яңа формат, „Эсквайр“ кебек. Әлеге санның үзәк темасы - „Казан – көч урыны“, моны Нияз Хаҗиәхмәтов постеры раслап тора», - дигән Хәйруллин. Яңа санда Фәридә Зәбированың Казан һәйкәлләре, Мергасов йортында яшәүчеләр һәм аларның күршеләре тарихына багышланган хикәясен укырга, Казанның XVII йөздә чума эпидемиясенең икенче дулкыныннан ни рәвешле саклануы, гасырлар дәвамында суның шәһәр йөзен ничек үзгәртүе (һ.б.) турында белергә мөмкин. Журналда шулай ук бүләк – рәссам Нияз Хаҗиәхмәтов ясаган «Казан – көч урыны» дигән открытка да бар. «Открытканы дусларыгызга җибәрегез, Казанга килсеннәр, аны без яраткан кебек яратсыннар. Журнал сезгә ошаса бик шат булачакмын», - дип сүзен төгәлләгән Хәйруллин. Журнал 31 декабрьдә сатуга чыгачак, аны «Союзпечать»нең барлык киоскларында сатып алырга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






Третий этап шахматного турнира завершился в Егорьевске

Ефимов: набережную Южного порта в Москве расширят в 1,5 раза

УФАС Подмосковья выявило сговор в сфере дорожно-строительного комплекса

Студенты Орехово-Зуева представят экопроект «Отходы в доходы» на научной премии