Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

АКШ галимәсенең Казан татарлары турындагы фәнни китабы төрекчәгә тәрҗемә ителде

0
АКШ галимәсенең Казан татарлары турындагы фәнни китабы төрекчәгә тәрҗемә ителде

(Истанбул, 30 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Америка галиме, Мөхәммәт Мәһдиевнең килене Даниэль Россның Казан татарлары турында АКШта дөнья күргән китабы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, «Өтүкән» нәшриятында басылып чыкты. Бу хакта галим Әхмәт Канлыдәрә хәбәр итә.

Китап «Татар империясе: Казан мөселманнары һәм империячел Россиянең төзелеше» дип атала. Аны инглизчәдән төрекчәгә күренекле тәрҗемәче Кадри Мостафа Ораглы тәрҗемә иткән. Китапта татарларның патша Россиясе биләмәләренең көнчыгышка таба киңәюендәге роле, Россия дәүләте үсешенә зур йогынтысы язылган.

Автор җәдитчелек агымын, 18-20 гасырлардагы татар зыялылары хезмәтләрен тикшергән. Шул чорның Идел-Урал төбәгендәге татар мәгарифе, мәдәнияте, дин, сәүдә тармакларын, татар матбугат тарихын анализлаган. Аның бу хезмәте кандидатлык диссертациясе буларак 2007 елда языла башлаган. Мәгълүмат, материаллар туплау өчен ул Россия, Татарстан, Башкортстан китапханәләре, архивларында тикшеренүләр алып барган. 

Китабында Даниэль Росс бу хезмәтенең язылуына һәм китап буларак дөнья күрүенә ярдәм иткән шәхес һәм корылышларга, шул исәптән Татарстан фәннәр академиясенә, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Башкортостан фәннәр академиясе, КФУның Лобачевский исемендәге китапханәгә, Татарстан милли китапханәсенә рәхмәтләрен белдергән.

«Мине гаиләсенә кабул итеп, мәрхүм иренең шәхси китапханәсеннән файдаланырга рөхсәт иткән, миңа икенче әни, дус, сердәш булган кайнанам Лилия Бәширова теләктәшлек күрсәтмәгән булса, бу хезмәт языла алмаган булыр иде. Минем белән океаннар кичеп сәяхәт иткән, татар галимнәре, дин әһелләре, язучылары тарихы белән таныштырган ирем Искәндәргә һәм кызыбыз Мәрьямгә аеруча зур рәхмәт белдерәсем килә. Бу китап алар өчен», — дип тәмамлаган ул хезмәтенең кереш бүлеген.  

«Татар империясе: Казан мөселманнары һәм империячел Россиянең төзелеше» әсәре төрекчәгә төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә тәкъдиме белән тәрҗемә ителгән. Ул — төрекчә чыккан китапның фәнни редакторы да. Галим әсәрнең төрекчә басмасына географик карта да куйдырткан. «Авторның алдагы фәнни хезмәтләрен белгәнгә, бу әсәрнең тәрҗемә ителергә тиешлеген белдердем. Аны укучыларга кимчелексез җиткерү өчен экспертиза таләп иткән сүзләр һәм  атамаларның төрек теленә дөрес тәрҗемә ителүенә зур игътибар бирдем. Автор белән элемтәгә кереп, төрек басмасына кереш сүз язуын сорадым», — дип сөйләде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме






Владелец «Макфы» подал иск на 100 млн рублей к ток-шоу «Малахов»

Логопарк «Восточный порт» площадью 40 тыс кв м построят в Ленинском округе

Привлекут всех членов семьи: как теперь суды будут рассматривать дела о банкротстве

Пушков: назначение Белоусова главой Минобороны сильно обеспокоило противников РФ