Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Кайбычта вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләрне бүләкләделәр

0

(Кайбыч, 30 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары» , Фирәдә Сайранова). Кайбычта вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләрне бүләкләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашуында шәфкать ияләренә халкыбыз исеменнән рәхмәт әйтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. "Сезгә быел аеруча авыр шартларда эшләргә туры килде, чөнки бөтен дөньяны чолгап алган коронавирус пандемиясе Кайбычны да читләтеп узмады. Авыруларның гомерен саклап калу өчен барыгыз да гаять зур җаваплылык тоеп эшлисез", — диде ул. "Безнең районда ачылган госпитальдәге «кызыл зона»да, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген куркынычы астына куеп, көн-төн пациентларыгыз яныннан китмисез. Махсус костюмнардан йөрү дә җиңел түгелдер. Сезнең ничек эшләвегезне, кеше гомере өчен көрәшүегезне, авыруларны савыктыру өчен бөтен көчегезне куюыгызны, аларны җылы сүзләрегез белән юатуыгызны, һәрберсенә киңәшләр бирүегезне мин яхшы беләм. Авыруларны дарулар белән генә түгел, аларга булган игътибарыгыз белән дә дәвалыйсыз. Мин сезнең алда түбәнчелек белән баш иям", - диде Альберт Рәхмәтуллин. Район башлыгы медиклар янына буш кул белән килмәгән. Ул баш врач Гөлнара Сафиуллинага, вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче 29 хезмәткәргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Хәзерге вакытта анда 15 кеше дәвалана. Госпитальдән кеше өзелгәне юк. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре буларак, ул коллективка «Табибларга рәхмәт» дигән сүзләр язылган зур торт тапшырды. Бу торт Яңа ел төнендә госпитальдә «кызыл зона»да коронавируслы инфекциягә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләренә дип махсус пешерелгән. «Бердәм Россия» партиясе COVID-19 пандемиясе башланган чорда ук «Табибларга рәхмәт» дип исемләнгән акция игълан иткән булган. "Яңа ел бәйрәмен барыбыз да көтеп ала. Әмма медикларга бәйрәмнәрне еш кына эш урыннарында каршы алырга туры килә. Ковид госпиталендә эшләүчеләр дә айлар буена үз постында. Быелгы вәзгыять безне һәркөнне халык сәламәтлеге сагында торучыларның кадерен тагын да ныграк белергә ярдәм итте. Авыруларның күңелендә бәйрәм рухы булсын дип, госпитальгә кабул итү бүлмәсен дә бизәдек", — диде партиянең җирле бүлегенең башкарма секретаре Рушания Лотфуллина. Хастаханәнең баш врачы Гөлнара Сафиуллина үзләренә күрсәтелгән мондый хөрмәт өчен рәхмәтен белдерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Виктория Азаренко пробилась в четвертьфинал турнира WTA в Риме






Автоэксперт Аксенов напомнил, что за защитные пленки на дисках и внешние фары можно получить штраф

Сигналов о неисправности дверей стало на 30% меньше в Подмосковье

Relax FM развивает сотрудничество с джазовым оркестром Петра Востокова

Дзержинская больница приглашает на работу специалистов