Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар дөньясын Яңа ел белән котлады

0
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар дөньясын Яңа ел белән котлады

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында язылган.

«Татар дөньясы һәрвакыт хәрәкәттә. Без, бердәм булып, Яңа 2021 елга аяк басабыз. Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе сәбәпле, узып баручы ел Татар конгрессының кайбер чараларын онлайн форматка күчерергә мәҗбүр итте, тик шулай да 2020 ел милләттәшләребез күңеленә „Татарлар: гамәл стратегиясе“ н кабул иткән тарихи вакыйга белән кереп кала», — ди ул.

Шәйхразив Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы «Татар халкы бердәмлеге елы» дип игълан итүен искәртә.

«Яңа 2021 елның халкыбыз өчен аеруча да мөһим булуын истән чыгармасак иде. Апрель аенда безне Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасы көтә. «Татарлар: гамәл стратегиясе» н тормышка ашыруда да Җир шарының төрле кыйтгаларында гомер итүче милләттәшләребез бердәм булып үз өлешләрен кертәчәгенә ышанычыбыз зур.

Кадерле дуслар, 2021 ел барыбызга да саулык-сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек алып килсен. Бер-беребезнең кадерен белеп, тигезлектә яшик. Эшегездә зур уңышлар, бәхет-сәгадәтле тормыш һәм җан тынычлыгы телим», диелә котлауда.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме






Телеведущая Тина Канделаки опубликовала фото студенческих времен

Северянка Лада Еськина – бронзовый призер первенства России по боксу

Владелец: упавший в Мойку автобус был исправен и проходил техобслуживание 7 мая

В Болгарии начали инвентаризацию запасов НПЗ ЛУКОЙЛ Нефтохим Бургас