Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Яшел Үзән сөт комбинаты балалар өчен ковид-госпиталь табибларын котлады

0
Яшел Үзән сөт комбинаты балалар өчен ковид-госпиталь табибларын котлады

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 1 нче балалар шәһәр хастаханәсе персоналын һәм авыруларын Яңа ел белән котлады. Балалар 110 баллы бүләк алдылар, ә хастаханә персоналына Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукциясе белән 200 җыелма тапшырылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Апрель аеннан бирле 1нче балалар шәһәр хастаханәсе вакытлыча балалар йогышлы авырулар госпитале буларак эшли — ул йогышлы авырулар белән, шул исәптән коронавирус инфекциясе шиге булган балаларны кабул итә. Медучреждениедә дәваланучы балалар Яңа ел алдыннан башкалар кебек үк бәйрәм итүгә, җылы сүзгә һәм кайгыртучанлык күрсәтелүгә мохтаҗ.

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына ярдәм өчен рәхмәт. Кечкенә пациентларның күңелен күтәрдегез, уңай эмоцияләр сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә, бу инфекциягә каршы көрәшүчеләр өчен мөһим. „ЗМК“ АҖен якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, бүгенге көндә стационарларда дәваланучы барлык кешеләргә тизрәк терелү телим», — ди 1 нче балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы Марина Потапова.

2020 ел дәвамында комбинат Татарстанның медицина оешмаларына ярдәм күрсәтте. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты продукциясен Үзәк район хастаханәсе һәм Вакытлыча йогышлы авырулар госпитале хезмәткәрләре, Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч ярдәм табиблары, ДРКБның онкогематология бүлеге һәм Анжела Вавилова ис. Казан хосписы пациенты алдылар.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына көн саен савым сәгатеннән башлап 8 сәгать буена 600 тоннадан артык сөт китерелә. Комбинат «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама», кебек үз брендларының 97 төр продукциясен, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 38 төр продукция чыгара, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Экс-игрок Деменко предрек "Краснодару" проблемы с составом

Слёзы ветеранов и майский снег: "Гигарама" показала Парад Победы на Красной площади в деталях

Потому что не надо ничего в России раскачивать!

Монсон заявил, что его спортивная карьера практически завершена