Кирилл Петровның хәлиткеч алкасы «Ак Барс» хоккейчыларына Чиләбедә җиңү китерде
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбе шәһәрендә «Трактор» уенчыларына каршы уенда 3:2 исәбе белән җиңде. Беренче периодның икенче минутында гол керде. Исәпне «Трактор» һөҗүмчесе Лукаш Седлак ачты (1:0). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Стефан Да Коста исәпне тигезләштерде (1:1). Икенче период. Унсигезенче минутта Артём Лукоянов Казан командасын бер алкага алга чыгарды (1:2). Периодның соңгы минутларында «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье уен ахырына хәтле бозга чыгу мөмкинлеген югалтты. Хөкемдарлар Патрис Кормье, Виталий Кравцов белән бәрелешкәндә, аның башына һөҗүм ясады дип бәяләде. Өченче период . Сигезенче минутта Кирилл Петров «Трактор» капкасына өченче алканы кертте (1:3). Унбишенче минутта Чиләбе командасы сакчысы Ник Бэйлен гол кертте (2:3). Соңгы периодта хоккейчылар тизлекләрен арттырды, «Трактор» бирешмәскә тырышты, тик «Ак Барс» сакта яхшы торды, башка алка керттермәде. Командалар составы: «Трактор»
Федотов (Вилл);
Калинин — Бывальцев — Оберг, Пилут — Манухов;
Кравцов — Седлак — Гика, Телегин — Бэйлен;
Шварёв — Полыгалов — Основин, Бодров — Карпухин;
Авцин — Ильин — Косов (Карлин), Евенко.
«Ак Барс»
Рейдеборн (Билалов);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
Воронков — Галимов — Зарипов, Журавлёв — Яруллин;
Фисенко — Кормье — Петров, Педан — Хенкель;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Сафонов), Лямкин.
Киләсе уенны «Ак Барс» Екатеринбургта үткәрәчәк. «Автомобилист» — «Ак Барс» матчы 3 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.