Менделеевск урамнары буйлап «мәхәббәт маршруты» узды
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Менделеевск урамнары буйлап «мәхәббәт маршруты» узды. Оештыручылар транспортны бәйрәмчә бизәгән, йөрәк рәсемнәре һәм шарлар элеп куйганнар. Гашыйкларларга йөрәк формасындагы бүләк биргәннәр һәм бәйрәм белән котлаганнар. Кайбер пассажирлар мәхәббәт тарихы белән дә уртаклашкан. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза.