Гатчина татарлары намаз йорты булган мәдәни үзәк төзергә җыена
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең актив җәмәгать эшлеклесе, Гатчина шәһәре һәм Гатчина районының «Юлдаш» татар-башкорт җәмгыяте рәисе Ильяс Норов белән Гатчина районында намаз йорты булган беренче мәдәни-агарту үзәге булдыру турында фикерләште.
Очрашуда «Юлдаш» татар-башкорт җәмгыятенең 20 еллыгын һәм Гатчина шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү уңаеннан мәдәният чаралары үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Татарстанның дәүләт программалары буенча җәмгыять эшчәнлегенә грант алуга конкурста катнашу мәсьәләсе турында сүз барды.
Ильяс Норов сүзләренчә, Гатчина оешмасы — Ленинград өлкәсендә иң әһәмиятле милли җәмгыятьләрнең берсе. Анда төрле һөнәр ияләре — укытучы, хәрби хезмәткәр, икътисадчы, юрист, эшмәкәр кергән.
«Юлдаш» («Попутчик») җәмгыяте 1999 елда Гатчина шәһәрендә оештырылган. Шул вакыттан бирле аның әгъзалары бергә Корбан гаетен һәм Ураза бәйрәмен билгеләп үтә, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург татар җәмгыятьләренә дустанә очрашуга килә, тарихи Ватаннарында үткәрелә торган әһәмиятле чараларга делегатларын җибәрә.
Татар-башкорт җәмгыяте әгъзалары Пижма авылындагы мөселман зиратын чистарту өчен өмәгә чыга, милли геройлар хөрмәтенә истәлекле билге кую өчен акча җыя, яшь талантларга ярдәм итә, шәһәр һәм район чараларында катнаша, диелә бу хәбәрдә.