Казанда февральнең беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Февральнең беренче декадасында Казанда җылы температура аномалиясе 2-3 градус тәшкил итәчәк. Бу атнада шәһәрдә көчле кар явуы көтелә.
Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, 1-4 февраль көннәре аномаль җылы була, ә аннан соң салкынайта. Климатик исәпләү буенча февраль башы — салкын чор.
«10 февральгә кадәр Казанда уртача тәүлеклек температура 12-13 градус салкын тәшкил итә. Февральнең беренче декадасы, гадәттә, елның иң салкын вакыты була, тик чынлыкта андый хәл булмаячак. Көнбатыш процессы бара, шуңа күрә җылы һәм салкын һава чиратлашып килә», — диде ул.
Казанда 2 февральдә күпьеллык уртача температура нормасы -12,4 градус. Әмма хәзер ул нормадан 5-6 градуска югарырак. 5 февральдән башлап шәһәрдә температура -20 градуска кадәр төшә.
Җомга көнне Татарстан башкаласында тагын көчле кар явуы көтелә. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, тәүлек эчендә шәһәргә 13 мм явым-төшем булуы көтелә.