Екатеринбургта татар теленнән бушлай дәресләр башлана
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 4 февральдә Екатеринбург шәһәрендә татар телен өйрәнү өчен бушлай дәресләр башлана.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итүенчә, дәресләрне югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар кешесе алып бара.
Курс тәмамлангач, тыңлаучыларга Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле курсын узу турында сертификат бирелә.
Дәресләр шимбә көнне көндезге 12.00 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көнне кичке 19.00 сәгатьтә башлана.
Курсларга язылу өчен 8(343) 371-43-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Дәресләр шәһәрнең Сакко һәм Ванцети урамындагы 24 йортта уза.