Алексей Песошин район башлыкларын волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм итәргә чакырды
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары һәр муниципалитетта волонтерлык ресурс үзәкләре булдыруда һәм анда яшәүчеләргә ярдәм итү эше турында хәбәр итүдә булышырга тиеш. «Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Җирле халыкка волонтерлык эше һәм акцияләр турында хәбәр итәргә кирәк. Һәр муниципалитетта волонтерлык ресурс үзәге булдыру мөһим», — диде Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, 2020 елда пандемия вакытында волонтерлар безнең республикада гына түгел, ә бөтен илдә мохтаҗларга төп ярдәм итүчеләр булды. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда Татарстанның барлык районнарында волонтерлык үзәкләре ачарга телиләр.