Авдонина: Коронавирус вакцинасының хәләллеге хакында сорау җитештерүчегә юлланды
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Моңа кадәр вакциналар һәм даруларның хәләл таләпләренә җавап бирүен тикшерү турында сораулар булмаган. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Спутник V» вакцинасын тикшерүне сорап мөрәҗәгать итүе шундый беренче очрак буларак теркәлгән. «Вакцинаның хәләллеген тикшерү буенча бу — беренче үзенчәлекле мөрәҗәгать. Мин мондый сорау булганын хәтерләмим. Бу сорау вакцинаны эшләгән институтка яки предприятиегә җибәрелә, җавапны алар әзерләргә тиеш», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина. Элегрәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитештерүчеләрдән коронавирустан вакцинаның хәләллеген раслауларын сораган иде.