Бөгелмәдә сәламәтләндерү лагере директорын тәкъдим иттеләр
(Бөгелмә, 3 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы" ). 2020 елның октябрендә Бөгелмәдә реконструкциядән соң А.Д. Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү үзәге директоры вазифасына ачык конкурс игълан ителде. Кадрлар билгеләнеше «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тарафыннан әйтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри әгъзалары тарафыннан җиңүче билгеләнде. Ул – Рөстәм Венерович Әминов. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Үз функциясен уңышлы үтәү өчен, лагерь безнең балаларга яңа тәҗрибә, сәламәтлек бирергә һәм алга таба тормыш кору офыкларын ачарга тиеш. Рөстәм Венерович, сез куелган барлык бурычларны да хәл итәрсез дип ышанам!», – диде Линар Закиров.