Россиядән Азәрбайҗанга һәм Әрмәнстанга авиарейслар ачыла
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Белоруссия белән тимер юл элемтәсен яңарту, Минскига авиарейслар санын арттыру, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан белән авиаэлемтәне яңарту турындагы документны имзалады.
Әлеге карар яңа коронавирус инфекциясен таратуны кисәтү буенча оператив штаб тәкъдиме буенча кабул ителде, диелә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәрендә.
2021 елның 8 февраленнән Минск-Мәскәү-Минск һәм Мәскәү-Калининград, Калининград-Санкт-Петербург маршрутлары буенча (поездлар Минскида туктаячак) Белоруссия белән пассажир тимер юл элемтәсе яңартылачак.
Элек Мәскәү-Минск даими авиарейслары саны атнага өч булса, хәзер бишкә кадәр арттырылачак, шулай ук Ростов-на-Донудан һәм Санкт-Петербургтан Минскига авиаэлемә яңартылган. Һәр аэропорттан атнага бер рейс ясалачак.
8 февральдән Мәскәү-Бишкәк маршруты буенча Кыргызстанга даими рейслар саны арттырылачак. Элек Кыргызстанга атнага бер рейс булса, хәзер биш рейс ясаячаклар.
Моннан тыш, 15 февральдән Азәрбайҗан (Мәскәү-Баку, атнага ике рейс) һәм Әрмәнстан (Мәскәү-Ереван, атнага дүрт рейс) белән халыкара авиаэлемтәне яңарту турында карар кабул ителгән.