Малькевич: Татарстанның блогерлар һәм социаль челтәрләр белән эшләү тәҗрибәсе бар
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). «Санкт-Петербург» телеканалы генераль директоры Александр Малькевич Татарстан блогерлар белән эшләүдә һәм социаль челтәрләрне үстерүдә җитди тәҗрибәгә ия дип саный. Россия Иҗтимагый палатасының мәгълүмат бергәлеген, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич бу фикерен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышында әйтте. «Республиканың социаль челтәрләрдә һәм блогерлар белән эшләү буенча бик яхшы эшләнмәләре бар. Узган елда Татарстан Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә, һәм бердәм тавыш бирү көнендә блогерларны җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында файдаланып бөтен илне шаулатты», — диде Александр Малькевич. Яңа ысуллар ярдәмендә республика сайлау процедураларының үтә күренмәлелеген күрсәтте һәм федераль көн тәртибендә билгеләнде. «Позитив, креатив фикерли торган егетләр һәм кызлар бар. Алар мондый формалар белән эшләргә әзер. Безгә боларның барысын да кулланырга һәм үз эшчәнлегебезгә кертергә кирәк», — диде спикер.