Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Мәскәүдә татар киносы көннәрендә дүрт фильм тәкъдим ителәчәк

0
Мәскәүдә татар киносы көннәрендә дүрт фильм тәкъдим ителәчәк

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Мәскәүдә өченче тапкыр үткәреләчәк татар киносы көннәрендә ике тулы һәм ике кыска метражлы фильмнар — «Әпипә», «Сөмбел», «Остазбикә», «Нигез йорт» кинолары тәкъдим ителәчәк. Быелгы татар киносы көннәре Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган. Рәсми ачылыш 11 февральдә 18.00 сәгатьтә Россия кинематографистлар берләшмәсенең үзәк кино йортында була. 12-13 февральдә фильмнар Татар мәдәни үзәктә күрсәтелә, диде татар киносы көннәренең оештыручылары «Татар-информ» хәбәрчесенә.  Бу көннәрдә фильмнарның иҗат командасы белән аралашырга мөмкинлек була. Очрашуда «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, кинематографистлар берләшмәсе рәисе Ильдар Ягъфәров, Тинчурин театры актерлары Ирек Хафизов, Зөлфия Валиева, Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Әбелханова һәм Әлмәт татар театры актеры Динар Хөснетдинов катнаша. Элегрәк татар кино көннәре Россиянең төрле төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә узды. «Былтыр татар киносы көннәре Себер, Чувашия, Краснодар, Иркутск, Санкт-Петербург, Дондагы Ростов, Төмән якларында уздырылды. Бу елны февральдә Мәскәүдә узса, март аенда Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Башкортстан якларында уздыру планлаштырыла», — ди оештыручылар. Чара Роспотребнадзорның барлык нормаларын һәм чикләүләрен үтәү белән үза. Тамашачыларлардан вирустан саклану кагыйдәләрен үтәү таләп ителә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






Синоптики предупредили москвичей о дождливой и ветреной погоде 11 мая

Патриотическая акция «Вальс победы» прошла в Лобне

Вильфанд: температура воздуха в России оказалась ниже нормы во всех регионах, кроме Сибири

Уехавший из Польши судья Шмидт представил единственный секретный документ