Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Зур Казан боҗрасы икенче чиратын планлаштыру проектын әзерли башлаячаклар

0
Зур Казан боҗрасы икенче чиратын планлаштыру проектын әзерли башлаячаклар

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Казан Башкарма комитетының Зур Казан боҗрасының яңа участогын планлаштыру проектын әзерләү турындагы тәкъдимен хуплады. ТР Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Сүз Мехчылар урамының Девятаев урамыннан Магистраль урамына кадәр булган өлеше турында бара. Бу участок Техника урамыннан алып Киров дамбасына кадәр булган юлның бер өлешеннән гыйбарәт.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына йөкләнгән.

Зур Казан боҗрасының Техника урамыннан алып Киров дамбасына кадәр булган 7,1 километр озынлыктагы участогы өчен проект һәм эш документациясен эшләүгә тендер 2020 елның җәендә басылып чыкты. Контрактның максималь суммасы 161,4 млн сум тәшкил итәргә тиеш булса да, көз башында конкурс гамәлдән чыгарылды.

Моннан тыш, 2021 елда Зур Казан боҗрасы икенче этабының Техника урамына кадәр төзелешенә Татарстан бюджетыннан 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






История становления триколора флагом России

Лепс рассказал о переезде детей за границу

Из дома страшно выйти. Соцсети про пожар на складе в Наро-Фоминске

Россияне начали спасать накопления от инфляции в финансовых пирамидах