Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Илшат Гафуров: Университетта бюджет урыннарның саны бездән тормый

0

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, университеттагы түләүсез урыннар санын уку йорты үзе билгеләми.

«Түләүсез урыннарны без билгеләмибез. Аларны гамәлгә куючы билгели», — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров матбугат очрашуында.

Билгеле булганча, бүген татар журналистларын Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында да әзерлиләр. «Тарихны искә алсак, журналистларны Тарих һәм филология факультетында укытканнар. Аннан соң аерылу башланды. Бу аерылуда яхшы яклар юк. Элек журналистлар тарихны да, филологияне дә, журналистика үзенчәлекләрен дә беләләр иде», — диде ректор.

Ректор сүзләренчә, бүген журналистларны сәясәт белгечләре, филологлар һәм тарихчылар белән берләшү эше алып барыла. «Тарих темасына язучы, нинди телдә язуына карамастан, тарих фәнен белергә тиеш», — ди ул.

Шулай ук Илшат Гафуров физикларны, тарихчыларны татар телендә укытмаулары турындагы сорауларны да искә алды. «Бу сорауларга болай җавап бирдек: „Субъектның заказ бирү хакы бар“. Татарстанга кирәк икән — әзерлибез. Удмуртиядән килеп: „Ник удмурт телендә физикларны укытмыйсыз?“, — диярләр. Аларның моңа хаклары бар. Бүген Президент ярдәмендә проектлар эшли», — диде ул.

Ректор «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән сөйләшенеп эшләнгән проект барлыгын әйтеп үтте. «Укытучылар белән җыелыш үткәргән идек. Алып баручы — безнең укучыбыз — өч телдә дә камил сөйләшә. Ә безне начар белем бирүдә тәнкыйтьлиләр. Бу кешеләр каян барлыкка килгән соң?!» — диде ректор.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова и Павлюченкова вышли в полуфинал турнира WTA в Мадриде в парном разряде






В США заявили о подготовке государственного переворота у границ России

Документальный спецпроект — Миллионеры-должники: почему они заплатят за все? (04.05.2024)

105 лет назад Красная армия остановила войска адмирала Колчака

Президент Гвинеи-Бисау Эмбало посетит Россию для участия в параде Победы 9 Мая