Әсгать Сәфәров Балтачта район советы утырышында катнашты
(Балтач, 4 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт» , Гөлзидә Газизуллина). Бүген Балтачта «2020 елда Балтач муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар хакында» район советы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Аппарат җитәкчесе Балтач районына эшлекле сәфәре вакытында Бөрбаш авылында булып, республиканың баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бөрбаш мәчетендә һәм шушы җирлектә ачылган «Ярдәм» мөселман пансионатында булды, авыл җирлеге күргәзмәсен күзәтте. Кунаклар шулай ук мәдәният йорты белән бергә урнашкан спортзалда да булды. Җәлил хәзрәт аңа ремонт үткәрү мәсьәләсен күтәрде.
Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе үзәк мәчет каршында эшләп килүче «Мәгърифәт мәркәзе» ндә урнашкан музейда булып, Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе филиалы һәм «Милли хәзинә» остаханәсе эшчәнлеге белән дә танышты.