Түбән Камада ит һәм яшелчә ярымфабрикатлары җитештерәчәкләр
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада яңа инвестор эшли башлаячак. Ул ит һәм яшелчә ярымфабрикатлары җитештерә торган зур азык-төлек комбинаты булдырачак. Бу хакта Инстаграм сәхифәсендә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте.
Башкарма комитет вәкиле мәгълүматы буенча, азык-төлек комбинаты шәһәрнең файдаланылмаган бер җитештерү мәйданында урнашачак. Инвестицияләр күләме 200 млн сумнан да ким булмаячак, йөзгә якын эш урыны булдырылачак.
Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чимал белән тәэмин итәчәк. «Башка районнардан да аграрийлар һәм фермерлар кушылса, шат булачакбыз», — дип язган Радмир Беляев үз битендә.
Моннан тыш, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары әлеге проект ярдәмендә Түбән Кама районы Татарстанда азык-төлек сәнәгате лидеры позициясен кире кайтарачагына ышаныч белдерде.
«Бу безнең өчен бик кадерле, һәм пандемия чоры үз җитештерүчеләрең никадәр мөһим булуын күрсәтте. Безнең шәһәрдә дефицит юк иде!» — дигән ул.