Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Киләсе атнада Татарстанда 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

0
Киләсе атнада Татарстанда 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда аязганда -36 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышы фаразлары турында хәбәр итә.

« 9 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -26…-31 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булуы көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.

Иртәгә, 8 февральдә , Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -24…-29 градус, ә көндез — -22…-27 градус көтелә. Төнлә бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Иртәгә Казанда явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -24…-26 градус, ә аязганда -29 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы — -22…-24 градус.

10 февральдә болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез кар явуы һәм буран чыгуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, аязганда -33 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -16…-21 градус булачак.

Метеорологлар юлларда бозлавык хасил булуы турында кисәтә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский бизнесмен обвинил Алькараса в договорных матчах. Он направил письмо в ATP






С видом на Петра I. В Москве продают квартиру почти за 2 миллиарда рублей

Путин и патриарх Кирилл в храме Христа Спасителя обменялись подарками

Канцлер ФРГ Шольц: нападение на кандидата в Европарламент Экке является угрозой демократии

Пасхальное богослужение проходит в Главном храме Вооруженных сил РФ