Татарстанда буран көтелү сәбәпле, машина йөртүчеләргә юлга чыкмый торырга киңәш ителә
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда буран көтелгәнлектән, ЮХИДИ машина йөртүчеләргә өйдә калырга киңәш итә. «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, синоптиклар фаразы буенча, бүген һәм иртәгә республикада буран, көчле җил, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөмкин булганда торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Сәфәр алдыннан автомобильнең техник торышын тикшерергә, юлда кискен маневрлар һәм күчешләрдән сакланырга кирәклеген искәртәләр. Машинада иминлек каешларын эләктерергә, ә балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә кирәк. Юлда көтелмәгән хәлләр булган очракта ярдәм сорап 8-843-533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.