Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда буран аркасында күз күреме начарлануы көтелә. «14 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана», — диелә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык саклана.