Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Казанда спортчылар, җитәкчеләр һәм студентлар «Чаңгы юлы» марафонына чыкты

0
Казанда спортчылар, җитәкчеләр һәм студентлар «Чаңгы юлы» марафонына чыкты

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Россиянең 72 төбәгендә «Россия чаңгы юллары-2021» масштаблы ярышлар узды. Чарада профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнашты.

«Татар-информ» хәбәрчесе Татарстанда узышның төп объектында — Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында булды.

Узышны уңай температура да туктатмады, гәрчә республиканың берничә районында аны шулай да күчерергә туры килде.

Ачылыш тантанасы дүрт йөгерештән соң узды. Аңа кадәр ГТОны 2, 3, 5 километрга тапшырып, 5 һәм 10 километрга массакүләм стартлар узды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Чаңгычыларга призларны ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Минголов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тапшырды.

Чараның төп үзенчәлеге, гадәттәгечә, 2 километрга йөгереш иде, биредә төрле рангтагы җитәкчеләр булды. Анда республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Марафонда ТР Министрлар Кабинеты эшләр идарәчесе, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев иң яхшысы булды. Хатын-кызлар арасында Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Гөлназ Габдрахманова беренчелекне алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв стал победителем «Мастерса» в Мадриде






В день инаугурации Путина на Красной площади задержали громко молящегося брокера

Сильный ветер в Москве повалил 11 деревьев

МИД РФ рекомендовал учитывать риски при планировании поездок в Мексику

Парту Героя Федора Генералова открыли в Луховицах