Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Эдуард Хәйруллин Казанның Шаляпин тормышы белән бәйле тарихи урыннарын күрсәтте

0
Эдуард Хәйруллин Казанның Шаляпин тормышы белән бәйле тарихи урыннарын күрсәтте

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Новая Тартария» YouTube-каналында рус опера җырчысы Федор Шаляпинның биографиясенә багышланган тапшыру чыкты. Мини-экскурсияне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үткәрде. Ролик башында ул Пушкин урамындагы сәүдәгәр Лисицин йортының реставрация үткәрелгән ишегалдына бара — монда, йорт флигелендә, 1873 елның 1 февралендә (яңа стиль буенча 13 февраль) Федор Шаляпин туган. «Монда Шаляпин аһәңе яңгырый, әмма Федор Иванович үзе бу урынны танымас иде. Монда аның флигеле урынында бары декорацияләр генә. Казанда Шаляпинны хәтерли торган йорт һәм тулы бер район бар, ул вакыттан бирле үзгәреше дә бик аз булган. Шуннан Шаляпин „Минем тормышымдагы сәхифәләр“ автобиографиясен башлый», — ди Хәйруллин. Китап язу максатыннан, 1912 елда опера җырчысы Казанга килә, фотограф яллый һәм балачактан таныш булган урыннарны йөреп чыга. Фотосессия бер атна дәвам итә, безгә кадәр иллеләп фоторәсеме сакланып калган. Аларның кайберләрен тапшыруда күрергә мөмкин — фоторәсемнәрдә тегермәнче Тихон Григорьев йорты, Шаляпин балачагында яшәгән бүлмә, җирле халык, шулай ук 1912 еллардагы Әмәт бистәсе. Сүз уңаеннан, опера җырчысы хатыны белән фотога төшкән бура бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Титул, которым я горжусь больше всего»: Рублёв одолел Оже-Альяссима и выиграл второй турнир серии «Мастерс» в карьере






Университет в Финляндии уволил профессора из-за связей с Россией

Фашизм не пройдет!

СМИ: Власти хотят уничтожить Эстонскую Православную церковь

Начались переговоры Путина с Пашиняном